Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Безнең горурлыгыбыз – укучыларыбыз һәм остазыбыз!

Безнең горурлыгыбыз – укучыларыбыз һәм остазыбыз!

Бүген безнең сыйныф өчен ике мөһим бүләк – «Әллүки» журналыннан һәм «Өмет» газетасының «Чаткылар» кушымтасыннан Рәхмәт хатлары килде.

Уфаның 84 нче татар гимназиясе 4 «е» сыйныфы укучыларына (җитәкче – Айгөл Рәшит кызы Ахунова) редакцияләр олы рәхмәт белдерә:

· «Әллүки» белән хезмәттәшлек иткән, чараларда актив катнашкан, басмаларны әзерләүдә ярдәм иткән өчен;
· «Чаткылар» белән тыгыз иҗади эшчәнлектә булып, туган телгә, әдәбиятка, тарихка, милли мираска карата кызыксынулары, саф күңел хисләре белән уртаклашканнары өчен.

Редакция 4 «е» сыйныфын милләтнең лаеклы дәвамчылары дип атый. Айгөл Рәшит кызына исә туган телгә сөю тәрбияләүдә иҗади уңышлар һәм яңа биеклекләр тели.

Бу хатлар – балаларыбызның тырышлыгы, остазыбызның фидакарь хезмәте танылуының матур бер мисалы. Шушы юлдан барыгыз!

#ТатарГимназиясе84 #Уфа #4ЕСыйныфы #Әллүки #Чаткылар #Рәхмәт #ТуганТел #МилләтКичәге
36
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Полезные ресурсы